Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алимент түләмәүчеләр - хокук органнары каршында

Торак-коммуналь яки башка хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең булуына өйрәнеп киләбез шикелле. Аларның җыелган бурычларын түләтү ахыр чиктә суд приставларына йөкләнә. Балаларына алимент түләүдән качып йөрүчеләр дә бар әле арабызда.

Әйе, баласын язмыш кочагына ташлап, барлыгын да белми яшәүчеләр безнең районда да бар. 2016 ел башында алимент түләмәүчеләр буенча районда 162 башкару производствосы теркәлгән. Дөрес, ел дәвамында алимент түләмәү буенча тагын 62 эш өстәлсә дә, "2016 ел азагына 147 башкару производствосы калды", -ди район суд приставлары хезмәте җитәкчесе Ильвир Бәхтиев. Кайберәүләр, алимент таләп итеп, судка бирә дә оныта. Кайсыберләре еллар дәвамында баланың әтисеннән ярдәм ала алмый. Алимент буенча бурычлары 600-700 мең сумга җитүчеләр дә бар. Андыйлар - суд приставларының игътибар үзәгендә. Прокуратура, район эчке эшләр бүлеге, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе вәкилләре белән берлектә суд приставлары, әти-әниләрне чакырып, сөйләшүләр дә үткәрә. Узган атнада булган шундый сөйләшүгә тугыз әти-әни чакырылган иде. Иң аянычы да шунда: балаларын тәрбияләүне кемгәдер тапшырып, үзе сабые турында уйлап та карамаучылар арасында хатын-кызлар да бар. Сөйләшүгә чакырылган тугыз кешенең өчесе "әни" исемен йөртә.

Каршыбызда 25-28 яшьләрдәге әни. Бизәнмәгән, ясанмаган килеш тә бер калак су белән йотарлык чибәр, мөлаем. Ханымның ике нәни сабые бар. Олысын апасы тәрбияли. Кияүгә чыгып, икенче баласын алып кайткан әни кешенең яшәр урыны юк. Иренең туганнарында гомер кичерәләр. Ире белән икесе дә эшсез. Эш булмагач акча да юк. Соңгы эш урынында әни кеше ике ай хезмәт куйган. "Кыерсытуга түзә алмый эштән киттем", - ди. Ире шартлы рәвештә хөкем ителгән. Күрәсең, хәмер белән дуслыгы бардыр.

- Сине дә эчермидер бит? - дип сорый хокук органнары.

- Эчерми...

Шулай да беренче ире белән аерылышу сәбәпләрен яшерми:

- Эшләмәдем, эчтем, йөрдем.

- Болай дәвам итсә, икенче балаңа да ана хокукларын югалтырга мөмкинсең бит!

Әлеге кисәтүне инде суд приставлары ясый. Шул рәвешле хокук органнары тәрбия эшен дә алып бара. Балалары алдында бурычларын үтәргә теләмәгән әти-әниләрне тәрбияли алар. Кайсын үгет-нәсихәт белән, киңәш биреп, кайсын ачуланып... Әни исемен йөртүчеләрне ӘНИ булырга өйрәтәләр! Алда сүз алып барган хатын-кызның эш урыныннан да (хәзер инде элеккеге) вәкилләр чакыртылды. "Тагын бер тапкыр эшкә алып карамыйсызмы соң? Баласы бар бит", - дип инәлә погонлы егетләр. "Күрдек бит инде, белдек ниндилеген. Эшенә салкын карый", - ди эш бирүче.

...Тагын бер бурычлы. 20-25 яшьләрдәге егетнең баласына алимент күләме 100 мең сумнан артып киткән. Шулай да бирешми үзе, ай саен 4-5 мең сум алимент түләп баруын әйтә. Үзенең эш урыны да юк, югыйсә. "Нинди акчага яшисең?" - дигән сорауга: "Әти белән әни ярдәм итә", - ди тагын ике балага әти булырга өлгергән гаилә башлыгы. Ә беренче гаиләдә калган баланың кайдалыгын да белми.

Дөрес, арада балалары белән күрешеп (элеккеге гаиләләре белән аралашып), ярдәм итеп торучылар да юк түгел. Берәү әнә "ай саен балалар бакчасына түләп барам" дип, квитанцияләрен дә алып килгән. Баласына шул рәвешле ярдәм итүенә "хатын риза, алимент буенча сөйләшербез", - ди. Икенчесе өен баласы исеменә яздырган. Укуына ярдәм итүен әйтә.

Шунысы бар: алиментлары буенча бурычлары булган әлеге тугыз райондашыбызның берсенең дә рәсми эш урыны юк. (Яманаты чыккан кешене эшкә дә алам дип тормыйлар шул.) Рәсми эш урыны юк дип, алимент түләми дә булмый. Бу очракта алимент Россиядәге уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Ә бурыч җыела тора. Аның да иң мөһиме - әти-әнинең гомер бүләк иткән баласы каршындагы бурычы. Өлкәннәрнең үз вазыйфаларына салкын каравы, гаилә тормышына әзер булмавы, бәлки үзләре турында гына уйлавы аркасында сабый әти-әни назыннан мәхрүм. Ә баланың ни гаебе бар?!

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев