Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

16 мөслимлегә вакытында түләмәгән өчен икеләтә күләмдә штраф билгеләнгән

Исереккә - диңгез тубыктан. Исерек хәлдә руль артына утырган шоферларны тоткарлагач, без моңа кабаттан инанабыз", - районның ДАИ бүлеге начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Ел башыннан өч кеше 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, 30ар мең сум күләмендә штрафка тартылган. Штраф түләмәүчеләр белән дә эш алып барыла. Соңгы 20 көн эчендә генә дә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларын түләмәгән 16 райондашыбызга административ беркетмәләр төзелгән. Суд карары нигезендә андыйларга, штраф күләме кимендә ике мәртәбә арттырылып, кабат штраф билгеләнә. Шулай ук гаепләнүче 15 тәүлеккә сак астына алынырга яисә 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тартылырга мөмкин.

Күпкатлы йортларда яшәүче райондашларыбыз машиналарын парковкага куярга иренә. Соңгы ике атнада гына да шундый өч шофер 2 шәр мең сум күләмендә штрафка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев