Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

15 апрельдә “Нептун” бассейнында йөзү буенча бәйге узды

Ярышларга районның 19 белем бирү учреждениесеннән 100гә якын укучы катнашып, 25 метрга ирекле стильдә йөзү буенча көч сынашты. 1-4 сыйныфлар өчен уздырылган бәйгедә кызлар арасында беренче өчлектә - лицейдан Рания Абдуллина, Симәктән Адилә Бәдретдинова, гимназиядән Ралина Искәндәрова. Малайлар арасындагы ярышта лицейдан Инсаф Сафинга тиңнәр булмады. 2 һәм 3нче урыннарны гимназиядән...

Ярышларга районның 19 белем бирү учреждениесеннән 100гә якын укучы катнашып, 25 метрга ирекле стильдә йөзү буенча көч сынашты. 1-4 сыйныфлар өчен уздырылган бәйгедә кызлар арасында беренче өчлектә - лицейдан Рания Абдуллина, Симәктән Адилә Бәдретдинова, гимназиядән Ралина Искәндәрова. Малайлар арасындагы ярышта лицейдан Инсаф Сафинга тиңнәр булмады. 2 һәм 3нче урыннарны гимназиядән Шамил Усманов белән Нәргиз Хәсәншиннар бүлеште. Гомумкоманда зачетында лицей командасы җиңүче булды.

5-9 сыйныфлар арасындагы бәйгедә кызлар һәм егетләр арасындагы барлык призлы урыннарда да гимназиялеләр - Ильвина Гәрәева, Язилә Латыйпова, Миләүшә Абдуллина, Рәмис Шәрифуллин, Булат Фәхруллин һәм Әмир Миңнегалиев. Гомумкоманда зачетында да гиназия командасы беренче урында. 10-11 сыйныфлар арасында кызлар арасында гимназиядән Эльвина Мирсалихова - беренче, лицейдан Алсу Бикташева - икенче, Михайловкадан Гүзәл Фахразиева - өченче урында. Гимназия укучылары Рунар Гыйзетдинов белән Тимур Сәлахов беренче һәм икенче урыннарны бүлешсә, Михайловка мәктәбеннән Рәфил Галиев өченче урынга лаек булды. Гомумкоманда зачетында беренчелек кабаттан гимназиягә бирелде. Призлы урынга чыккан өйзүчеләргә район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев