Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

13 сентябрь - Киләчәгебезне сайлыйбыз

Мөслим районында 30 сайлау участогы эшли. Шуларның бишесе район үзәгендә урнашкан.

Сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә эшли башлады. Сайлауларда беренче тапкыр катнашучыларга һәм иртән иртүк беренчеләрдән булып тавыш бирүчеләргә бүләкләр дә бирелде. Алты сайлау участогында тавыш бирү электрон формада уза. Әлеге мөмкинлектән Баланлы, Олы Чакмак, Рус Шуган, Вәрәшбаш, Елгабаш һәм Октябрь сайлау участокларында тавыш бирүчеләр куллана.

Сайлаулар тыныч үтә, проблемалар юк, диләр сайлау комиссиясе членнары. Сайлау барышын төрле партияләрдән вәкилләре күзәтә.

Халык бик актив. Иртәнге 10.00 сәгатькә районда сайлаучыларның 6296сы тавыш бирде. Бу сайлаучыларның 37 проценты, дигән сүз. Көндезге 12 сәгатькә тавыш бирүчеләрнең 57,7 проценты гражданлык бурычын үтәде.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X