Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

13 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көне

Бүген ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлыйбыз. Мөслим районында 30 сайлау участогы эшли. Шуларның бишесе район үзәгендә урнашкан.

Сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә эшли башлады. Сайлауларда беренче тапкыр катнашучыларга һәм иртән иртүк беренчеләрдән булып тавыш бирүчеләргә бүләкләр дә әзерләнгән иде. Алты сайлау участогында тавыш бирү электрон формада уза. Әлеге мөмкинлектән Баланлы, Олы Чакмак, Рус Шуган, Вәрәшбаш, Елгабаш һәм Октябрь сайлау участокларында тавыш бирүчеләр куллана.

Сайлау участокларында музыка яңгырый. Тавыш бирүчеләр өчен кайнар коймак белән чәй, башка тәм-том әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X