Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

100 мең сум... Күпме, азмы?

Россия Дәүләт Думасына 14 яшькә кадәрге баланы машинада караучысыз калдырган ата-анага 100 мең сум штраф салу һәм 1 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында яңа закон проекты тәкъдим ителде. Закон проектын тәкъдим итүче депутат фикеренчә, Административ хокук бозу турындагы Кодекска 11.143 маддәсен ("Баланы транспорт чарасында калдыру") кертергә кирәк. Канун проектында...

Россия Дәүләт Думасына 14 яшькә кадәрге баланы машинада караучысыз калдырган ата-анага 100 мең сум штраф салу һәм 1 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында яңа закон проекты тәкъдим ителде.


Закон проектын тәкъдим итүче депутат фикеренчә, Административ хокук бозу турындагы Кодекска 11.143 маддәсен ("Баланы транспорт чарасында калдыру") кертергә кирәк. Канун проектында аңлатылганча, машинада ялгызы калган балага кислород җитмәскә яисә ул салонда су булмаудан тилмерергә мөмкин.

Депутат яңа проектны яклап, бәхетсезлек очраклары турында төрле мисаллар да китерде. Әйтик, Красноярскида 5 яшьлек малай тәрәзә күтәрткеч белән уйнап үлгән булган, Владимирда исә караучысыз калган 3 бала утырган машина янды... Яңа закон проекты турында ишетүгә, халык арасында шау-шу барлыкка килде, төрле фикерләр ишетелә башлады. Янәсе, 100 мең сум штраф безнең ил өчен артык күп, аны түләү өчен хәтта берничә ай тир түгәргә кирәк. Башкалар бу хакта ни уйлый икән?

Алмаз Галәметдинов:
Машина - кешегә куркыныч тудыра торган транспорт чарасы, шуңа күрә анда кечкенә баланы үзен генә калдырырга ярамый. Мин үзем күргән очракта гына баланы бер-ике минутка машинада ялгызын калдыра алам, мәсәлән, заправкада. Штрафка килгәндә, күп инде ул. Иң күбе 50 мең сум билгеләргә мөмкин. Ә йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү бөтенләй эш түгел...

Лилия Шәйхетдинова:
Мин бу закон белән берничек тә килешмим! Ата-анага 100 мең сум түләтү дә акылга сыймаслык дип саныйм. Төрле вакытлар була, ләкин балаларны үзләрен генә машинада калдырган булмады.

Рашад Галәвиев:
Бу очракта 100 мең сумны күп дип саныйм, 50 мең сум да җитә. Ә баланы аның белән бер-беребезне күргән, ишектән очракта гына машинада ялгызын калдыра алам.

Алсу Фазлыева:
100 мең сум кайбер кешеләр өчен еллык хезмәт хакына тиң бит ул, шуңа күрә мин бу сумманы күп дип саныйм. Баланы машинада караучысыз калдырган ата-анага кисәтү ясарга мөмкин, йә булмаса, штрафы 20 меңнән дә артмасын иде. Бик сирәк балаларны машинада үзләрен генә, күп дигәндә, 1-2 минутка калдыра алабыз, шулай да алар өчен курку хисе бар. Гомумән, баланы үзен генә калдырырга куркам.

Лилия Кадырова:
Минем балама әлегә 2 генә яшь, шуңа күрә бер генә минутка да машинада үзен генә калдырганым юк. Бала белән каядыр барасы булсак, машинаны алдан "заправить" итәм. Бөтен кеше дә үзе белән бала караучы ияртеп йөри алмый. Даруханәгә, заправкага кереп чыккан арада баланың машинада утырып торуы күпкә куркынычсызрак дип уйлыйм. Билгеле, 100 мең сум күп ул. Һәм йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү дә акылсызлык. Бәләкәй бала белән болай да җиңел түгел. 15 елдан ана капиталын бетереп, әниләрнең үзләрен талый башлаячаклар икән.

Зөлфәт Зиннуров:
Тиз генә каядыр кереп чыгасы булса һәм бу вакытта бала йокласа, үзен генә калдыргалыйбыз инде. Йоклаган баланы уятасы килми бит. 100 мең сум штрафны күп дип саныйм.

Алия Исрафилова:
Баланы беркайчан да үзен генә калдырганым юк һәм калдырмаячакмын да. Әгәр дә баланы аңгыра ата-аналарыннан саклауның башка төрле чарасы юк икән, штраф салсыннар инде. Баланы үзен генә машинада калдырырга ярамый. Бу күрә торып, баланы куркыныч астында калдыру дип санала. Минемчә, 100 мең бала гомере өчен күп түгел. Мин бала креслосын штрафтан котылу өчен түгел, баланың куркынычсызлыгы өчен йөртәм. Баланы машинада калдырмавым да - аның гомере өчен курыкканга күрә.

Радик Хисамов:
Балаларны машинада калдырып йөрмәсәм дә, мин бу законга аяк терәп каршы. 100 мең сум штраф артык күп булыр дип уйлыйм.

Илнур Хөсәенов:
Балага 1,9 яшь. Әле кечкенә, машинада үзен генә калдырырга куркыта. Калдырганыбыз да юк. 100 мең сум штраф салу, минемчә, күп булыр ул. Бераз киметергә кирәктер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X