Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 май көнне тантаналы төстә Мөслим урта мәктәбенә бөек шагыйрь Г.Тукай исеме бирелде

Бу көнне иртәдән үк Мөслим урамнарында җанлылык, бәйрәм рухы күзәтелде. Тирә-якта Тукай шигырьләре, күңелле җырлар яңгырады. Чөнки, Мөслим үзәгендә "Яз һәм хезмәт" бәйрәменә багышланган төрле чаралар үтте. Ә чараларның иң төп вакыйгасы - Мөслим урта мәктәбенә Габдула Тукай исеме бирелү булгандыр. Мөслим урта мәктәбе - бай тарихлы, күренекле шәхесләр үстергән,...

Бу көнне иртәдән үк Мөслим урамнарында җанлылык, бәйрәм рухы күзәтелде. Тирә-якта Тукай шигырьләре, күңелле җырлар яңгырады. Чөнки, Мөслим үзәгендә "Яз һәм хезмәт" бәйрәменә багышланган төрле чаралар үтте. Ә чараларның иң төп вакыйгасы - Мөслим урта мәктәбенә Габдула Тукай исеме бирелү булгандыр.

Мөслим урта мәктәбе - бай тарихлы, күренекле шәхесләр үстергән, укыткан мәктәп. Әлеге мәктәптә укып белем алган 2 мәгариф министры, табиблар, язучылар, әдәбият һәм сәнгать әһелләре бар. Мәктәп шунысы белән дә бәхетле, биредә районыбыз башлыгы Рамиль Хәмзә улы Муллин да укыган.

Мәктәп алдындагы тантана, укучылар катнашында театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Тамашада Тукай шигырьләре яңгырады, аның шигырь һәм әкиятләрендәге геройлар чыгыш ясады. Бәйрәмгә кунакка А.С.Пушкин һәм Тукай үзе килделәр.

Бәйрәмнең рәсми өлешен башлап, Татарстан Республикасы премьер - министры урынбасары, Мәгариф һәм фән Министры Энгель Фәттаховның котлавы җиткерелде.

Рамиль Муллин бәйрәмгә җыелучыларны Мөслим урта мәктәбенә Габдулла Тукай исеме бирелү һәм "Яз һәм хезмәт" бәйрәме уңаеннан тәбрикләде.

Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриев, 70-80 елларда директор булып эшләгән Моряк Йосыпов, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Даутова, 8 сыйныф укучысы Эльвина Әхмәтҗанова да мәктәпкә Тукай исеме бирелү белән горурлануларын җиткерделәр.

Мәктәп эчендә кунакларны укучыларның фольклор ансамбле каршы алды, алар игътибарына укучыларның төрле фәннәрдә ирешкән уңышлары хакындагы видеоязмалар, төрле түгәрәкләрдә иҗат иткән кул эшләре күргәзмәләре тәкъдим ителде. Шунда ук сәйлән белән, төрле бепләр белән чигү буенча мастер - класслар да үткәрелде.

Бәйрәм чаралары Пушкин урамында дәвам итте. Музей алдындагы мәйданда кунаклар хозурына "Печән базары" күренеше күрсәтелде. Шулай ук районыбыз мәктәпләре тарафыннан әзерләнгән Тукайның шигырь һәм әкиятләренә композицияләр күргәзмәсе оештырылган иде. Әлеге күргәзмәне кунаклар зур кызыксыну белән карадылар, укучыларның чыгышларын тыңладылар.

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты алдындагы мәйданда кунакларны, "Кояшкай", "Карлыгач". балалар бакчалары тарафыннан сәхнәләштерелгән театраль күренешләр каршы алды. Биредә шулай ук район мәктәпләре тарафыннан технология дәресләрендә, төрле түгәрәкләрдә эшләнгән кул эшләре һәм чәй ризыкларыннан күргәзмә дә оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X