Зур мөмкинлекләр ачыла
Мөслим районы лаек булган приз фондыннан хакимият спортчыларына бердәм формалар булдырылды. Аларны муниципаль хезмәткәрләргә район башлыгы тапшырды
Муниципаль хезмәткәрләр арасында узган спартакиадада уңышлы чыгыш ясау районыбызда спортны үстерү өчен тагын да зур мөмкинлекләр ачты.
"Мөслим районы лаек булган приз фондыннан хакимият спортчыларына бердәм формалар булдырылды. Аларны муниципаль хезмәткәрләргә район башлыгы тапшырды.
Районыбызның яшь һәм өлкән буын вәкилләрендә спортка карата тагын да зуррак кызыксыну уяту максатыннан җирлегебезгә яңа спорт инвентаре кайтартылды. Алар арасында волейбол һәм футбол туплары, теннис өстәлләре, бильярд кийлары, бадминтон ракеткалары һәм башкалар бар", - диелә район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.
Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев