Волейбол буенча зона ярышлары узды
Спорт

Волейбол буенча зона ярышлары узды

Ярышларда республикабызның 7 районыннан командалар катнашты.

Кичә Мөслимнең универсаль спорт залында "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте призына 2нче лига ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча зона ярышлары узды. Ярышларда республикабызның 7 районыннан командалар катнашты. 

Мөслимнең ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары, үз төркемнәрендә җиңү яулап, икенче әйләнешкә - финалга уздылар.

Фотолар - "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексы архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев