Традицион волейбол турниры узды
Спорт

Традицион волейбол турниры узды

Ярышта барлыгы 12 команда көч сынашты.

23 февраль көнне Салауз-Муханда физкультура укытучысы Шаһит Гатауллин истәлегенә традицион волейбол турниры узды.

"Әлеге чара, традиция буларак, 21 нче ел рәттән мәрхүм үзе укыткан мәктәптә үткәрелә. Ярышта барлыгы 12 команда көч сынашты.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урында - "Илтранс";
2 урында - "Алга";
3 урында - "Илтранс-2", - дип хәбәр итәләр спорткомплекстан.

Фотолар - "Яшьлек" спорт комплексыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев