“Татарстан кроссы” – халык сәламәтлеге сагында
“Яшьлек” спорткомплексында “Татарстан кроссы – 2025” спорт чарасы узды. Чарада катнашучылар 3 километрга һәм эстафета белән йөгерде.
Сәламәтлек акциясендә районның оешма-предприятиеләре, мәктәп укучылары, спорт сөючеләр аеруча актив катнашты. Бәйрәмне ачып, Альберт Хуҗин спорт сөючеләрне сәламләде.
– Җирлегебездә спортны яратмаган, теге яки бу спорт төренә тартылмаган кешеләр, булса да, бик сирәктер. Спорт безнең яшәү рәвешенә әйләнде. Сәламәт кеше матур да, көчле рухлы да була! Дөньякүләм спорт вакыйгалары, югары дәрәҗәдәге инфраструктура барлыкка килү Татарстан халкында, шул исәптән безнең җирлектә дә спорт дөньясына зур кызыксыну уятты. Спорт яратучы райондашларыбыз саны елдан-ел артып бара. Бүгенге чара да шуның ачык мисалы булып тора. Спорт традицияләре һәрвакыт көчле булган Мөслим районында “Татарстан кроссы” аеруча җанлы уза, бу исә районыбызда спорт хәрәкәтен үстерүгә һәм халыкның сәламәтлеген ныгытуга тагын да ярдәм итә, – диде район башлыгы.
Бу көнне ГТО нормаларын тапшырган ирле-хатынлы Мөслим урта мәктәбе укытучылары Гөлсинә һәм Фатих Сафиннар, “Рантамак” җәмгыяте бухгалтеры Айгөл Хафизова, Мөслим гимназиясенең 7 Б сыйныфы укучысы Ислам Бариевка ГТО күкрәк билгеләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
– Спортка без гаиләбез белән гашыйк кешеләр. Спорт ярышлары да көннән-көн арта бара. Кайчан гына Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионатлары төп бәйгеләр саналса, хәзер Европа уеннары, универсиадалар оештырыла. Болгариянең Албена шәһәрендә армрестлинг буенча дөнья беренчелегеннән җиңү белән әйләнеп кайттык, бу зур шатлык минем өчен! Планетада иң көчле армспортчыны ачыклау өчен 57 илдән җыелган 1500дән артык атлет арасында Россия җыелма командасы составында 3 тапкыр Россия чемпионы булган кызым Илина да катнашты. 18 яшендә ул 19-23 яшь категориясендә чыгыш ясады һәм 5нче урынны алды. Йөгерүгә килгәндә, бу спорт төре бөтен организм өчен файдалы. Бүген йөгерә алмам, аякны авырттырдым, – диде Ларис Бариев.
Традиция буенча, эстафетага район хакимияте командасы старт бирде. Җирлегебез оешмаларының барлык берләшмә командалары Мөслим флагы белән билгеләнгән дистанцияне йөгереп узды.
– Спорт акциясенә яшьләрнең генә түгел, өлкән буынның да актив кушылуын күреп сөенәбез. Гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, балалар бакчалары, Мөслим политехника техникумы, үзәк хастаханә коллективлары, районның актив кешеләре мондый чаралардан бервакытта да читтә калмый. Бу чара төрле яшьтәге кешеләрне һәм төрле һөнәр ияләрен уртак максатка – үз сәламәтлекләрен кайгыртуга берләштерә, – диде Шамил Мирсалихов.
Сәламәтлек акциясендә йөгерешчеләр 3 километр дистанциягә йөгерүдә дә сынашты. Ир-егетләр арасында беренче өчлектә – Фасыйл Арсланов, Илшат Бадиков, Камил Нәбиев. Кызлар арасында беренче урынга Әминә Хафизова лаек булды. Икенче урында – Рүзилә Минеева. Ләйлә Баһауова өченче урынга чыкты. Иске Вәрәш авылыннан Рөстәм Нуриев “Иң өлкән катнашучы” номинациясендә бүләкләнде. Җиңүчеләргә медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев