Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Сәламәт тәндә – рух көрлеге

Мөслимлеләр “Милләтләр кроссы” бөтенроссия йөгерү көненә кушылды.

Һәр елны сентябрь аенда “Милләтләр кроссы” массакүләм йөгерү бәйрәме оештырыла. 2004 елдан башланып киткән әлеге чара республикабызда “Татарстан кроссы” исеме астында үткәрелә. Быелгы бәйрәм “Демография” милли проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында үтте.

15 сентябрь көнне Мөслимнең “Яшьлек” стадионына спортны яратучылар һәм актив яшәү рәвешен үз итүчеләр – меңнән артык кеше җыелды. Һәр катнашучы йөгерү дистанциясендә көчен сынап карарга дип килгән.

Район башлыгы Альберт Хуҗин, сәламнәрен җиткереп:

– Мөслим – сәламәт һәм бәхетле кешеләр яши торган урын. Шуңа күрә спортны яратыйк, тату булыйк! – диде.

Актив гражданлык позициясендә торучы, яшьләргә үрнәк булырдай райондашларыбызның берсе – иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов хисләрен яшермәде.

 Массакүләм чаралар арасында менә шундый күмәк ярышлар – барлык милләтләрне, хезмәт коллективларын, яшен-картын беләштерә торган спорт бәйрәме тәнебезгә – көч, Мөслимебез белән горурланырга тагын бер мөмкинлек бирсен, – диде ул.

Йөгерү дистанциясенең старт сызыгына беренчеләрдән булып район Советы һәм Башкарма комитеты, финанс-бюджет палатасы һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе, прокуратура вәкилләре чыкты. Тантаналы шартларда Мөслим районы флагын керткәннән соң, әлеге коллективлар әләм тотып йөгерешкә чыкты.

Быелгы кросста яңалык буларак, аерым төркемдә гаиләләр йөгерде. Спорт сөюче Кашаповлар, Мадъяровлар, Гариповлар, Хановлар, Хәбибуллиннар гаиләләре райондашларыбызга үрнәк күрсәтте. Әти-әниләре артыннан кечкенә сабыйлар да калышмый йөгерде. Шамил Мадъяров сәламәт балалар үстерү өчен гаиләдә әти белән әнинең спорт яратуы бик мөһим булуын ассызыклады. 

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев