Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Республикакүләм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында волейбол уеннарына старт бирелде

️Чараны Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин ачты

Республикакүләм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында волейбол уеннарына старт бирелде. Бүген Мөслимнең "Яшьлек" универсаль спорт залында Мөслим, Әлки, Мендеевск, Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Спасс, Баулы, Теләче, Чирмешән, Кама Тамагы районнарыннан 11 ир-ат волейбол командасы очраша 

️Чараны Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин ачты. 
 Спортчыларны Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең "Беләзек" вокаль ансамбле (җитәкчеләре - Г.Фәхретдинова һәм А.Шәйгарданова) сәламләде.
️Бертөркем спортчылар Татарстан Республикасының авыл районнарында физкультураны үстерү һәм популярлаштыруда керткән өлешләре өчен Мөслим районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
️Спорт мәктәбенең армрестлинг бүлегендә шөгыльләнүче спортчыларга спорт мастерлыгына кандидат таныклыклары һәм билгеләре, зачет кенәгәләре бирелде.

3нче төркем ярышларының финал этабы иртәгә ике мәйданчыкта үтәчәк. 

Гөлназ Җәлилова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев