Призерларыбыз финал уеннарында катнашачаклар
Спорт

Призерларыбыз финал уеннарында катнашачаклар

Бадминтон ярышларының сайлап алу турында спортчыларыбыз бронза медельгә лаек булдылар.

- Әлмәт шәһәрендә "Татарстанның бадминтон өметләре - 3 тур" зона сайлап алу ярышлары үткәрелде. 2013 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасындагы уен нәтиҗәләре буенча Ранис Ханов һәм Әмир Хамматов  бронза медаль яуладылар. Шул рәвешле яшь спортчыларыбыз  Казан шәһәрендә узачак финал уеннарында катнашу юлламасына лаек булдылар. Призерларның  тренеры Инсаф Ханов, - дип хәбәр итәләр спорт мәктәбеннән. 

Фото - спорт мәктәбеннән
 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев