Мөслимлеләр җиңүче һәм призерлар
Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының кече шәһәрләре һәм авыл районнары арасында йөзү буенча республика ярышлары узды.
Ярышларда 20 команда катнашты. Мөслим районы командасыннан спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар янәдән уңышлары белән сөендерә.
200 метрлы комплекслы йөзүдә һәм 200 метрлы дистанциядә баттерфляй техникасында йөзүдә Амира Шәйхразиева җиңүче яулады. Ул шулай ук 50 метрлы брасс дистанциясендә бронза медальгә ия булды.
Ләйлә Баһауова 200 метрлы баттерфляй дистанциясендә икенче урынны яулады, Әминә Хафизова 200 метрлы ирекле стиль дистанциясендә бронза призер булды.
Фото – район хакимиятенең мәтбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев