Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Мөслимлеләр – җиңүче!

ТР Волейбол федерациясе Президенты кубогына ярышлар узды

“Яшьлек” спорт комплексында волейбол буенча үткән киеренке ярышта Мөслим, Сарман, Апас, Буа районнарының авыл һәм сәнәгать предприятиеләре командалары көч сынашты. Ярышларда ТР Волейбол федерациясе вәкилләре, республиканың төрле районнарыннан килгән җитәкчеләр, волейбол буенча тренерлар катнашты. 

Ярышларда катнашучыларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде. Ярышларның баш хөкемдары Алексей Овощников уен тәртибе белән таныштырды.

– Уен бик киеренке узды. Мондый ярышлар быел уникенче мәртәбә оештырыла. Турнирда иң көчле командалар ачыклана. 2014 елда ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин республикабызның сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары хезмәткәрләре арасында беренче мәртәбә зур масштабтагы волейбол форумын уздыру инициативасы белән чыккан иде. Күпбаскычлы волейбол марафоны шул максаттан уздырыла, – ди баш хөкемдар Алексей Овощников.

Ярышларда төрле пред-приятиеләрдә эшләүче 22 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәрләр генә катнаша ала. Россия чемпионатында катнашучылар бу ярышларга кертелми. Ярышның төп үзенчәлеге шунда – финал уеннарында призлы урыннар алган командаларга волейбол инвентарьлары алу өчен сертификатлар тапшырыла.

– Узган ике елда әлеге турнирда җиңүче булган идек. Быел да җиңүгә исәп тотсак та, мөслимлеләр көчлерәк булып чыкты. Спорт, чыныктырып, мускулларны ныгытып кына калмый, рухи-әхлакый сыйфатлар да тәрбияли, тактик фикерләүне үстерергә ярдәм итә. Бүгенге турнир шатлыклы да, шул ук вакытта киеренке дә булды, чөнки көндәшләр көчле иде, ә көчлеләр җиңәргә тиеш. Актив җанатарлар да ярдәм итте: көч бирде, күтәренке рух өстәде. Мөслимнән зур канәгатьләнү хисе белән, яхшы энергия һәм бик күп уңай тәэсирләр алып китәбез, – диде Сарманнан килгән Ленар Галиев.

Авыл районнары арасында беренче урынны – “Илтранс-Мөслим”, икенче урынны Сарман районы командасы алды. Апас районы командасы өченче урынга чыкты. Сәнәгать предприятиеләре арасында беренче өчлеккә “Татхимфармпрепараты”, “Восток-Сервис”, “Татнефть” командалары керде. Призлы урыннар яулаган командалар спорт инвентарьлары алу өчен 100 мең, 70 мең һәм 50 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде. Турнирның иң яхшы уенчыларына истәлекле статуэткалар бирелде. 

Рәмилә Сәләмова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев