Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Мәскәүдән – җиңү белән!

17-19 майда Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Бөтенроссия футбол турниры үтте. Анда 54 яшүсмерләр командасы катнашты. Мөслимнең “Мирас” командасы алты дистәгә якын команда арасында икенче урын яулады!

– Командада район үзәгендәге мәктәпләрдә белем алучы 2014-2015 елгы егетләр уйный. Спортчыларның күбесе Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә укый. Команда көчле! Балалар бик тырыш, һәркайсы өметле. 15 баланың икесе “5”ле билгеләренә генә укый, унөч баланың көндәлекләрендә – бары тик “4” һәм “5” билгеләре генә. Спортта да, укуда да сынатмаган балалар белән ничек горурланмыйсың?! – ди Илфат Хафизов.

“Мирас” командасы ярышта Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе командалары белән очраша. Көндәшләр көчле булса да, Мөслим спортчыларының җиңүгә омтылышы зуррак була!

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 31 май санында укыгыз

Фото – Илфат Хафизовның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев