Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Спорт

Мәктәпләргә тиңнәр юк

Оешма-предприятиеләр арасында XXXV спартакиада тәмамланды.

Оешма-предприятиеләр арасында узган XXXV спартакиада ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары белән тәмамланды. Алдагы еллар белән чагыштырганда, бәйге аеруча киеренке төс алды.

– Быел бәйгенең профессиональ дәрәҗәдә узуын берәү дә инкарь итә алмас. Спартакиаданың һәр уены үзенчәлекле узды. Бу аңлашыла да. Элек ярышлар мәктәп системасындагы физкультура дәресләре дәрәҗәсендәге әзерлектә узса, хәзер спорт бөтенләй башка юнәлеш алды. Райондашларыбызның актив төстә спорткомплекска йөрүе, төрле спорт секцияләрендә шөгыльләнүе, тренерлар кул астында күнекмәләр алуы көтелгән нәтиҗәләрне бирде. Спартакиада уеннары исем өчен генә үтмәде. Озакка сузылган уеннар катнашучыларның осталыкларына һәм егәрлекләренә зур бер бәя булды, – диде балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Шамил Мадъяров.

Спартакиада уеннарының һөнәри дәрәҗәдә узуын бәйгене тамаша кылырга килүчеләрнең саны да раслый иде. Теге яки бу оешма-предприятиедә хезмәт куймасалар да, аерым төр уенны карар өчен генә килеп утыручылар да булды.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 28 февраль саныннан укыгыз.

Рәмилә Сәләмова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев