Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Мәгариф учреждениеләрендә ГТО тапшырдылар

4 март көнне “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале кысаларында укытучылар һәм укучылар ГТО нормативларын тапшырды. Муниципаль этапта 116 райондашыбыз катнашты.

– Фестивальдә катнашучылар алты төр ГТО нормативында үзләрен сынап карады: урыннан озынлыкка сикерү, алга авышу, перекладинада тартылу, 1 минут эчендә гәүдәне күтәрү, чаңгыда йөгерү, 16 килограммлы гер күтәрү, – ди Мөслим районында ГТО буенча администратор Расил Фәттахов.
Кышкы фестивальнең команда зачетында чемпион исеменә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе лаек булды. Түбән Табын гомуми белем бирү мәктәбе икенче урынны алды. Мөслим гимназиясе җыелма командасы өченче урында калды. Михайловка урта мәктәбе һәм Олы Чакмак гомуми белем бирү мәктәбе дүртенче урынны бүлеште.
Шәхси беренчелектә дә җиңүчеләр билгеләнде. Урын биргәндә ГТО нормативларын тапшыручыларның яшь үзенчәлекләре дә исәпкә алынды.
– Совет чоры кешеләренең ГТО нормативларын тапшырганы бар. ГТОның 11 баскычы бар. Март аеннан аларның саны 19га җитәчәк. Үсеп килүче буын сәламәт булырга тиеш. Шунысы куандыра: соңгы елларда җирлегебездә халыкны актив ялга, сәламәт яшәү рәвешенә тарту актуальләшә бара, – ди Расил Фәттахов.
ГТОның икенче баскычында – 9-10 яшьлекләр арасында Тойгелде гомуми белем бирү мәктәбеннән Алия Хәйретдинова беренче урынны алды. Өченче баскычта – 11-12 яшьлек арасында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән Ренат Харисов, дүртенче баскычта (13-15 яшьлекләр) – Мөслим гимназиясеннән Рушан Сәйфуллин, бишенче баскычта 16-17 яшьлекләр арасында гимназиядән Әмир Сәлахов җиңүче булды. Алтынчы баскычта – 18-29 яшьлекләр арасында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укытучысы Артур Латыйпов, җиденче баскычта – 30-39 яшьлекләр арасында Мөслим гимназиясеннән Айгөл Ситдыйкова, сигезенче баскычта 40-49 яшьлекләр арасында Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Заһир Галиев беренче урынга лаек булды. Тугызынчы баскычта – 50-59 яшьлекләр арасында Михайловка урта мәктәбе укытучысы Марат Габидуллинга тиңнәр булмады.
Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Лилия Шәймиева

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X