Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Луиза Нуриева – Россия рекордсмены

27-30 июль көннәрендә Чебоксар шәһәрендә ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узды.

ТР исеменнән «Динамо» командасы чыгыш ясады. Мөслим районы Иске Варяш авылыннан Луиза Нуриева команданың 40 әгъзасы белән бергә республика данын яклады. Ярышларда 500дән артык спортчы катнашты.

"Луиза Нуриева "Мастерс" категориясендә 3000, 5000 һәм 10 000 метрга йөгерүдә 1 нче урынны алды. Ул алтын медальләр һәм "Мастерс категориясендә җиңел атлетика буенча Россия рекорды өчен" сертификаты белән бүләкләнде. Шулай итеп Луиза ханым 73 яшьлек райондашыбыз җиңел атлетика буенча Россиянең 2023 елгы җәйге чемпионатында Россия рекордын куйды!" - дип хәбәр итә район администрациясенең матбугат хезмәте.

Фотолар - администрациянең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев