Кышкы спартакиада старт алды (фоторепортаж)
Спорт

Кышкы спартакиада старт алды (фоторепортаж)

24 февраль көнне авыл җирлекләре арасында XXXIV кышкы спартакиада старт алды.

 "Ярышлар ир-атлар арасында волейбол, кул көрәше һәм канат тарту буенча барды.

Билгеләнгән зоналарда 18 авыл җирлеге командасы үзара көч сынашты.

Яңа Усы, Вәрәшбаш, Иске Карамалы, Рус Шуган авыл җирлекләре, үз зоналарында 1 урын яулап, Мөслимдә узачак финалга үттеләр.

Финал уеннары 2 март көнне Мөслимнең "Яшьлек" спорткомплексында узачак", - дип хәбәр итәләр "Яшьлек" спорткомплексыннан.

Фотолар - "Яшьлек" спорткомплексыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев