Кышкы спартакиада ярышлары узды
Спорт

Кышкы спартакиада ярышлары узды

Районның авыл җирлекләре арасында XXXV кышкы спартакиада ярышлары узды.

Ярышлар Рус Шуган, Тойгелде һәм Әмәкәй авыл җирлекләре зоналарында узды. Спорт сөючеләр хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында волейбол һәм армрестлинг, аркан тарту, бильярд ярышларында көч сынашты. 

Рус Шуган, Вәрәшбаш, Яңа Усы авыл җирлекләре командалары җиңү яулап, 25 мең сумлык акчалата сертификат белән бүләкләнде.

Фотолар район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев