Кышкы спартакиада ярышлары төгәлләнде
7 командага берләшкән 28 оешма 9 спорт төре буенча көч сынашты
Район оешма-предприятиеләре арасында Ватанны саклаучылар елына багышланган утыз бишенче кышкы спартакиада ярышлары төгәлләнде. Айдан артык кич барлык спорт заллары да кырмыска оясына охшаган иде. 7 командага берләшкән 28 оешма 9 спорт төре буенча көч сынашты. Бу чорда укытучылар, медиклар, электриклар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм тагын бик күпләр эш урынына һәм яшькә карамастан спорт белән шөгыльләнергә кирәк булуны күрсәтте. Нәтиҗәләр буенча, l урынны мәктәпләрнең җыелма командасы яулады, ll урында «Август-Мөслим» командасы, район Советы һәм Башкарма комитеты командасы lll урынга лаек булды.
Барлык катнашучыларга һәм җанатарларга бу спорт бәйрәме өчен зур рәхмәт!
Хәбәр район башлыгы Альберт Хуҗинның телеграмыннан алынды
Нет комментариев