Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Кул көрәше чемпионнары

Татарстан Республикасы Чемпионатында спорт мәктәбендә шөгыльләнүче бер төркем спортчылар җиңү яуладылар.

- 1-2 декабрь көннәрендә  Чистай шәһәрендә армрестлинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.Бу - Татарстан Республикасының иң дәрәҗәле ярышлары.Ярышларда республикабызның төрле почмакларыннан 500дән артык спортчы катнашты. Безнең спорт мәктәбе командасы да уңышлы чыгыш ясады.
Үз үлчәү категорияләрендә түбәндәге спортчыларыбыз алтын медальләр яуладылар:
Әминә Гыйбадуллина
Ислам Бариев 
Раян Хәйруллин 
Айзат Әхмәдуллин 
Данияр Хәбибуллин 
Көмеш медаль яулаучылар:
Насыйх Нәгыймов 
Тимур Сәхбетдинов 
Салих Сафин
Камил Исламов 
Раил Хөснетдинов
Илзирә Зиннурова 
Мәликә Юнысова

Илдар Зиннуров 
Әмир Каюмов 
Илина Бариева
Азалия Юнысова 
Илдан Әһлиев 
Бронза медальне Азат Шәймөхәммәтов яулады 

Хатын-кызлар арасында ТР Чемпионатында Илина Бариева катнашты һәм бронза медаль яулады. 

Безнең кул көрәшчеләре командасын котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез! 

4-8 декабрьдә Орел шәһәрендә Бөтенроссия ярышлары узачак.Бу ярышларда безнең команданың өч спортчысы катнашачак.

Команданың калган вәкилләре  14-16 гыйнварда Казан шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы беренчелегенә әзерләнә, - дип язалар Мөслим спорт мәктәбеннән

Фотолар - спорт мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев