Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Көч сынаштылар

Ярышта 11 команда составында 100 спортчы катнашты

Узган атнада “Яшьлек” спорт комплексында кул көрәше буенча район ачык беренчелеге узды. Ярышта 11 команда составында 100 спортчы катнашты.

Район беренчелегендә иң яшь спортчылар 2015 елгы малайлар иде. Җиңүчеләр арасында беренче өчлеккә Илмар Зиннуров, Аяз Нуретдинов, Илнар Зиннуров керде. 2013-2014 елгы малайлар һәм кызлар арасында төрле үлчәү авырлыкларында Илдар Шамилов, Данияр Мирзаянов, Шамил Кондратьев, Ралина Сираева, Әминә Мансурова, Динә Хафизова беренче урыннарны яулады.

2011-2012 елгы малайлар һәм кызлар арасында Нәсыйх Нәгыймов, Нәргиз Мансуров, Ислам Бариев, Азат Шәймөхәмәтов, Әминә Габидуллина, Гөлназ Кәримова, Карина Исмәгыйлева, Адилә Хәлилова җиңүче булды. 2008-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында Ренат Галимов, Айрат Бакыев, Мансур Нәбиуллин, Өммия Джабирова, Ләйлә Баһауова беренчелекне алды.

Командалар арасында беренче урында – Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, икенче урында – Михайловка урта мәктәбе. Мөслим гимназиясе командасы өченче урынга лаек булды.

– Спортчыларымның һәркайсы өметле! Күптән түгел без Болгариядә узган армрестлинг буенча дөнья беренчелегеннән җиңү белән әйләнеп кайттык. Планетада иң көчле армспортчыны ачыклау өчен 57 илдән җыелган 1500дән артык атлет арасында Мөслим кызы да катнашу – үзе зур горурлык! Россия җыелма командасы составында өч тапкыр Россия чемпионы булган 18 яшьлек Илина Бариева 19-23 яшьлекләр арасында бишенче урынны алды. Һәр җиңү артында зур тырышлык, үҗәтлек һәм сабырлык тора. Бүгенге ярышларда да укучыларым сынатмады, – ди спорт мәктәбенең кул көрәше буенча тренеры Ларис Бариев.

Ларис Бариев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев