Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

«КЭС-БАСКЕТ» ярышлары

«КЭС-БАСКЕТ» ярышларында барлыгы 11 мәктәп командасы катнашты.

 

Мөслим гимназиясе спорт залында кызлар командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының регионара чемпионаты узды. Чемпионат  кысаларында баскетбол буенча Республика сайлап алу ярышларының муниципаль этабы оештырылды. Ярышларда барлыгы 11 мәктәп командасы катнашты. Команда зачетында беренче урынны Әмәкәй мәктәбе командасы яулады. Икенче урынга - Мөслим лицее лаек булды, өченче- дүртенче урыннарны Олы Чакмәк һәм Күбәк мәктәбе командалары бүлеште. Ярыш барышында судьялар  иң яхшы уенчыларны да ачыклады.  Алар түбәндәгеләр: Мөхәммәдиева Азалия (Әмәкәй мәктәбе), Нәбиева Алинә (Олы Чакмак мәктәбе), Солтанова Алинә (Күбәк урта мәктәбе),  Касыймова Сания (Мөслим лицее).  Җиңүче командаларга, иң яхшы уенчыларга мәгариф идарәсенең Мактау кәгазьләре, кубоклар тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев