Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Җиңүләр җиңел бирелми

Оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында XXXIV спартакиада ярышлары төгәлләнде.

Узган ялларда барган финал уеннарында спортчылар да, җанатарлар да кылдай нечкә канат өстендә йөрделәр кебек. Җиңүгә омтылыш, көчле эмоцияләр аша алар җыелган бар хисләрен тышка чыгарды. 

Авыл җирлекләре арасында финалда Рус Шуган, Яңа Усы, Вәрәшбаш, Иске Карамалы командалары катнашты. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол, кул көрәше, канат тарту буенча ярышлар оештырылды. Уеннарда катнашу өчен читтән кеше чакыру мөмкинлеге дә бар иде. Рус Шуган авыл җирлеге командасын күргәч, аларның җиңү яулаячагына шик калмады.

Рус Шуганда волейбол уенының популяр булуы командага уңыш китерде. Канат тартуда да, кул көрәшендә дә аларга тиңнәр булмады.

Вәрәшбаш авыл җирлеге командасында быел яшьләр күбрәк иде. Кул көрәше аеруча киеренке мизгелләре белән истә калды. Командалар составында спорт мастерына кандидатлар булу ярышны тагын да җанландырды. 

– Гадәттә, кул көрәшендә җиңүче берничә секунд эчендә билгеле була. Раян Хәйруллин белән Айзат Әхмәдуллинның кул көрәше исә берничә минут дәвам итте. Көч бирә торгач, тамаклар карлыкты. Ярышларда яшьләрнең күп булуы куандыра. Мин мондый бәйгеләрдә катнашырга түгел, күзәтергә яратам, – ди райондашыбыз Индира Хисамиева.

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев