Илина Бариева - дөнья беренчелегендә
Мөслим кызы - 5нче урында
Болгариянең Албена шәһәрендә армрестлинг буенча дөнья беренчелеге тәмамланды.
Планетада иң көчле армспортчыны ачыклау өчен 57 илдән 1500дән артык атлет җыелды. Мондый масштаб дөнья чемпионатлары өчен яңа рекорд булды.
Россия җыелма командасы составында 3 тапкыр Россия чемпионы, Мөслим кызы Илина Бариева чыгыш ясады.
18 яшендә Илина 19-23 яшь категориясендә чыгыш ясады, уңышлы көрәш күрсәтте һәм лаеклы 5 нче урынны алды!
Фото - Мөслим спорт мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев