Яшүсмерләр волейбол командасы җиңү яулады
Спорт

Яшүсмерләр волейбол командасы җиңү яулады

Актанышта узган волейбол ярышларында Мөслим командасы 2 урынга лаек булды.

Мөслим спорт мәктәбенең  волейбол секциясендә шөгыльләнүче 2010 елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр  Актанышта узган "Батыр" спорт мәктәбенең призы өчен ярыштылар. Үзара биш команда  көч сынашты. Мөслим командасы 2 урынны яулады.  Шамил Гаттаров – "Иң яхшы уенчы" исеменә лаек булды.

Команданың тренерлары – Илназ Кашапов, Шамил Мадъяров.

Фото – спорт мәктәбеннән

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


#Без_мөслимлеләр

Нет комментариев