Гренобль — призлы урында!
Мумбер Давыд Гренобль кушаматлы атта 3 нче урынны яулады
26 сентябрьдә Әлмәт районының Кичүчат авылында ат чабышлары узды. Ярышлар ат чабышлары сезонын ябуга багышланды һәм күпсанлы спорт сөючеләрне бер мәйданга җыйды. Ярышларда «Аргамак» ат спорты комплексыннан 4 ат катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәтте. Нәтиҗәләр буенча, Мумбер Давыд Гренобль кушаматлы атта 3 нче урынны яулады. Калган атлар да ярышларда уңышлы чыгыш ясады. «Аргамак» ат-спорт комплексы спортчыларын уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да яңа үрләр яулап, зур җиңүләргә ирешүләрен телибез!
Фотолар – "Аргамак" ат спорты комплексыннан.
Нет комментариев