Гаиләләр арасында күңелле стартлар оештырылды
Спорт

Гаиләләр арасында күңелле стартлар оештырылды

«Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә» күңелле стартлар бәйгесе күңелле үтте.

"Яшьлек" спорт мәктәбендә Гаилә елы кысаларында "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" күңелле стартлар бәйгесе үтте.

Ярышларда спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар һәм аларның әти- әниләре катнашты.

Гомуми нәтижәләр буенча:
Зилә, Луиза, Ренат Гариповлар гаиләсе жиңү яулады.
Әмир, Лилия, Рүзил Маннановлар,
Алинә, Лилия, Илнар Садриевлар,
Айрат, Регина, Камил Гобәйдуллиннар,
Камил, Резеда, Рим Хәбибуллиннар гаиләләре призёр булдылар.

Җиңүче һәм призер гаиләләргә "Яшьлек" спорт мәктәбенең мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Фото - спорт мәктәбеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев