Бүген “Яшьлек” спорткомплексы территориясенә олысы, кечесе җыелды
Шунысы сөенечле, бу чара ел да күбрәк йөгерешчеләрне җыя. “Татарстан кроссы-2024” Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында узган ярышларга өстән явып торган яңгыр да комаучаулык итмәде
“Татарстан кроссы” – традицион ел да үткәрелә торган ярышлар, аларда профессионаллар да, спорт сөючеләр дә – җирлегебез кешеләре, мәктәп укучылары, студентлар, ветераннар, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре актив катнаша.
Әлеге чараның максаты – хезмәт ияләрен һәм укучы яшьләрне даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Урыннар егетләр һәм кызлар арасында аерым билгеләнде. Районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегеннән Мактау грамоталары, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Лилия Шәймиева фоторепортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев