Безнең кызлар беренче
Спорт

Безнең кызлар беренче

12 команда арасыннан безнең Мөслим командасы кызлары алтын медальгә лаек булды

29-30 майда Болгар шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары узды. 12 команда арасыннан безнең Мөслим командасы кызлары алтын медальгә лаек булды. Иң яхшы уенчы дип Миләүшә Касимова танылды.

«Молодцы, кызлар! Без сезнең белән горурланабыз. Алга таба да уңышлар һәм зур җиңүләр телибез. Мөслим — алга!»- дип хәбәр ителә «Яшьлек» спорт комплексыннан. 

Фото – «Яшьлек» спорт комплексыннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев