«Аргамак»лылар җиңүчеләр рәтендә!
Казан шәһәрендә «Татарстан Республикасы Яшьләр Кубогы»на ярышлар узды
Мөслимнең "Аргамак" ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар командасы тренер Кирилл Петроченко җитәкчелегендә Казан шәһәрендә "Татарстан Республикасы Яшьләр Кубогы"на ярышларда катнаша. Бәйгедә бик күп регионнардан килгән командалар көч сынаша.
Казан ипподромында узган бәйгенең беренче көнендә ук Мөслим данын яклаучы "Аргамак" командасы зур уңышларга иреште!
80 см биеклектәге киртәләр аша сикерүдә нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

1 урын - Мария Сайко һәм Закладка
2 урын - Арина Шәрифуллина һәм Граф Стиль
3 урын - Кирилл Петроченко һәм Кипарис
4, 5, 6 һәм 7 нче урыннарны да "Аргамак" тәрбияләнүчеләре алды!
Фото – "Аргамак" ат спорты мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев