Әлмәттә «Татарстанның бадминтон өметләре» ярышларының зона сайлап алу этабы узды
Спорт

Әлмәттә «Татарстанның бадминтон өметләре» ярышларының зона сайлап алу этабы узды

Ярышларда 110 бадминтончы катнашты

8 февральдә Әлмәт шәһәрендә "Татарстанның бадминтон өметләре" ярышларының зона сайлап алу этабы узды. Ярышларда 5 районнан 2014-2016 елгы һәм кечерәк 110 бадминтончы катнашты.

2016 елда туган һәм аннан кечерәк малайлар арасында Әмир Габидуллин 5нче урынны алды.

2016 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында Алия Гарипова - 7нче урында.

2014-15 елгы яшүсмерләр арасында Ранис Ханов 3нче урынны яулады.

Команданың тренерлары - Инсаф Ханов, Гөлназ Гыйздуллина.

Фотолар - "Яшьлек" спорт мәктәбеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев