Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт чаралары

Традицион ату ярышлары үтте

Рус Шуган мәктәбе базасында ел да Петр Днепров истәлегенә ату ярышлары үткәрелә. Быел да бәйгедә 10 команда катнашты

Рус Шуган мәктәбе базасында Советлар Союзы герое Петр Днепров истәлегенә традицион ату ярышлары үтте. Бәйгедә 50 уенчы  10 команда составында  көч сынашты. Ярышларда беренче һәм икенче урыннарны Рус Шуган мәктәбе командалары яулады. Мөслим гимназиясе өченче урынга лаек булды. 
Шәхси зачетта кызлар арасында Баланлы мәктәбеннән Динә Газымова беренче урында. Икенче урында – Рус Шуган мәктәбеннән Аксения Мосалкова. Яңа Усы мәктәбеннән Дарья Федосеева – өченче урында. 
Егетләр арасында беренче өчлектә – Мөслим гимназиясеннән Рәфил Шәрифуллин, Рус Шуган мәктәбеннән Алексей Волков һәм Мөслим гимназиясе укучысы Булат Шәрипов. 
Уенда катнашучыларга ГТО нормативлары тапшыру мөмкинлекләре дә тудырылды.
Командаларга грамоталар һәм кубок тапшырылды. Призерларга ДОСААФ һәм Мөслим районының ГТО үзәге әзерләгән истәлекле бүләкләр бирелде. Рус Шуган мәктәбе администрациясе ярышларны үткәрүдә ярдәм күрсәткән Айдар Шәймөхәмәтовка рәхмәтен белдерде.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев