Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт чаралары

Көрәш буенча Мөслим районы беренчелегенә ярышлар узды

Көрәш ярышларында иллегә якын яшусмер һәм балалар катнашты.

Кичә З.Басыйрова исемендәге мәдәният йортының спортзалында 2009 елгы малайлар һәм яшүсмерләр арасында көрәш буенча Мөслим районы беренчелегенә ярышлар узды.

Ярышны ТР Көрәш Федерациясенең Мөслим районы бүлеге үткәрде. Чараны ачып ТР Көрәш Федерациясенең Мөслим районы буенча кураторы Алгиз Корбанов барлык катнашучыларга уңышлар теләде, киләчәктә дә көрәш буенча югары күрсәткечләргә ирешергә һәм матур уеннар күрсәтергә чакырды.

“Яшьлек” спорткомплексы директоры, көрәш буенча тренер Ленар Садретдиновка һәм “Яшьлек” универсаль спорт залы директоры Шамил Мадъяровка Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр бирде.

 Көрәштә иллегә якын яшусмер һәм балалар катнашты. Барлык җиңүчеләргә грамота, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

30 кг авырлыкта:

1 урын – Айдан Сәетгалиев (тренеры - Расил Фәттахов)

2 урын – Илнар Садыйков (тренеры - Ленар Садретдинов)

3 урын – Азамат Садретдинов (тренеры - Ленар Садретдинов)

35 кг авырлыкта:

1 урын – Данияр Сәетгалиев (тренеры - Расил Фәттахов)

2 урын – Ринат Максутов (тренеры - Ленар Садретдинов)

3 урын – Станислав Тукбаев (тренеры - Дамир Шәйхетдинов)

40 кг авырлыкта:

1 урын – Ринат Мөхәмәтов (тренеры - Марат Габидуллин)

2 урын – Әмин Рахимов (тренеры - Ленар Садретдинов)

3 урын – Әмир Заһиров (тренеры - Дамир Шәйхетдинов)

45 кг авырлыкта:

1 урын – Ринат Харисов (тренеры - Ленар Садретдинов)

2 урын – Рамазан Галиев (тренеры - Альберт Шәймөхәмәтов)

3 урын – искәндә Сәетгалиев (тренеры - Илнар Сәетгалиев)

50 кг авырлыкта:

1 урын – Булат Мифтахов (тренеры - Ленар Садретдинов)

2 урын – Раяз Хәлиуллин (тренеры - Ленар Садретдинов)

3 урын – Илдан Колесов (тренеры - Ленар Садретдинов)

50кг һәм югары үлчәү авырлыгы:

1  урын – ислам Мортазин (тренеры - Илшат Фазлыев)

2 урын – Әмир Хантимеров (тренеры - Ленар Садретдинов)

3 урын – Айгиз Рәхимов (тренеры - Альберт Шәймөхәмәтов)

 Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев