Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт чаралары

Ат ярышлары сезоны ачылды

Әлмәт районында Бөек Җиңүгә багышлап ат ярышлары уздырылды.

Әлмәт районы Кичүчат авылында, Бөек Җиңүгә багышлап, сезон ачылу ат ярышлары булып узды.

Ярышларда Мөслим "Аргамак" ат комплексыннан - 2 ат, районыбыз авыл җирлекләреннән 5 ат катнашып уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

- "Аргамак"тан Батыр кушаматлы 5 яшьлек атыбыз татар токымлы атлар арасындыгы чабышта 1 нче урынны яулады (җайдагы - Азамат Җиһангиров). Мөхәммәтдин Хәертдинов Бродвей кушаматлы 3 яшьлек аты белән - 5 нче урында. Яңа Сәеттән Мирзафатих Мирсалихов үз заездында - 2 нче призлы урында, Айдар Зиннуров Гвардеец Фил кушаматлы аты белән - 1 нче урында.

Илкам Фәйзуллин - Нәфис, Минтаһир Сабиров - Чертог лок, Тимерҗан Нургалиев Призма кушаматлы атлары белән матур чыгыш ясадылар", - дип хәбәр итә безгә "Аргамак" ат спорты мәктәбе директоры Фазаел Вәлиев.

 Фазаел Вәлиев фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев