Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт чаралары

«Благодарение» фонды призына көрәш бәйгесе

Актанышта узган бәйгедә Минзәлә, Мөслим, Актаныш районы көрәшчеләре катнашты

 29 февральдә Актаныш муниципаль районының Кәзкәй авылындагы  Кадет интернат-мәктәбендә 2009-2011 елгы яшүсмерләр арасында  икенче тапкыр "Благодарение" фонды призына  Татар-Милли көрәш бәйгесе узды.
Барлыгы 121 яшүсмер егет чыгыш ясады:
Бәйгедә Минзәлә, Мөслим, Актаныш районы көрәшчеләре катнашты. Ярышларны ачу тантанасында Актаныш  районы Көрәш Федерациясе Рәисе Энгель Фаттахов, "Благодарение" фонды җитәкчесе Фәрит Салихов  катнашты. 

Киеренке көрәштә Мөслим спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр.  

2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында 35 кг үлчәү авырлыгында Данияр Сәетгалиев 4 урында, Ринат Мәкъсүтов - 5 урында, 40 кг үлчәү авырлыгында - Тимур Шәймәрданов 4 урында, 45 кг үлчәү авырлыгында  Искәндәр Сәетгалиев  1 урынны яулады, 50+кг  югары үлчәү авырлыгында  Данис Нәфыйков  2 урынны алды. 

2009-2010  елгы яшүсмерләр арасында  2 урынга Ислам Мортазин лаек булды.

Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләрнең тренерлары - Ленар Садретдинов,Расил Фәттахов, Рүзәл Хафизов, Дамир Шәйхетдинов.

Алгиз Корбанов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев