Тартмасы сакланмаган очракта, дефектлы товарны алмаштырудан яки кире кайтарудан баш тарту законлымы?
Кибетләрдә электроника сатып алган вакытта чекны гына түгел, ә тартманы да сакларга кушалар, янәсе, товарны аннан башка кабул итмиләр. Тик бу тартмаларны саклау кайчагында бик зур була. Әйтик, зур диагональле телевизор тартмасын балкон да, гараж да, дача да булмаса, кайда сакларга соң?!
Райондашларыбыз товар сатып алганда беренче чиратта аның куллану һәм саклану вакытына, пакетына зыян килмәгәнлегенә игътибар итсен иде. Бөтен кеше дә юридик белемгә ия түгел. Товарның бозылган булуын белгәннән соң да, кире кайтарырга авырыксынучылар бар. Сатучыларга мөрәҗәгать иткәннән соң, я товарны алыштырып, я акчаны кайтарып бирәләр. Әйбер сатып алгач, чегын саклагыз. Алай товарны кире кайтару да, акчаны алу да җайлырак. Закон буенча, товарның төзексезлеге ачыкланган очракта, товарны кире кайтарганда тартмалар һәм төргәкләрне саклау бурычы каралмаган.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев