Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Нинди аракы эчәсез?

– Алкоголь продукциясенең легаль булу-булмавын ничек тикшерергә?

– Алкоголь продукциясенең легаль булу-булмавын ничек тикшерергә? 
Р. Габитов, Мөслим. 

Алкоголь продукциясенең легальлеген аның тышкы күренешеннән белергә мөмкин – этикетка һәм контрэтикетка тигез итеп ябыштырылган, япкычы тыгыз борылган, шешәгә акциз яисә махсус марка ябыштырылган. Шешәдәге сыекча чиста. Сатучы беренче таләп буенча ук легаль алкоголь продукциясенә товар-транспорт накладноен, ТТН белешмәсен яисә таможня декларация белешмәсен (чит ил продукциясе өчен) күрсәтергә бурычлы. 
Шулай ук 5-114-115 телефоны аша шалтыратып, операторга алкоголь продукциясенең легаль булу-булмавын тикшерергә теләвегез турында әйтә аласыз. Шуннан соң шешәнең теркәү санын әйтергә кирәк. Алкоголь Татарстанда җитештерелгән очракта партия саны – япкычта, республикадан читтә җитештерелсә, кәгазендә (штрих-код өстендә) күрсәтелә. 

Фото 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев