Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кире кайтарып буламы?

Интернет аша сатып алынган товарны кире кайтара аламмы?

– Интернет аша сатып алынган товарны кире кайтара аламмы? 
Р.Атласов.
Мөслим.
Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова җавап бирә: 
– Әйе, кайтара аласыз. Шәхси параметрлар буенча эшләнгән товар гына искәрмә булып тора. Мәсәлән, заказга тегелгән кием, шәхси үлчәү буенча кухня. Интернет аша сатып алынган товарны, сәбәпләрен аңлатмыйча, сатып алган көннән башлап җиде көн эчендә кире кайтарып/ алмаштырып була (“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 26.1 маддә 4 пункты). Китереп җиткерүгә кадәр заказдан теләсә кайсы вакытта баш тартырга була. 
Өй шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау товарларын (мәсәлән, медицина җиһазлары, авыз куышлыгы гигиенасы средстволары, дарулар һ.б.); шәхси гигиена предметларын (теш щеткасы, тарак һ.б.); парфюмерия-косметик һәм текстиль товарларны; шнур, үткәргечләр, кабельләрне; төзелеш, бизәкләү линолеум, пленка һ.б.) материалларын һәм метрлап сатылучы башка товарларны; тегелгән һәм трикотаж эшләнмәләрне; көнкүреш химиясе товарларын, пестицидларны һәм агрохимикатларны кире кайтарып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев