Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Халыкара чәй көне

Халыкара чәй көне уңаеннан кемнең нинди чәйгә өстенлек бирүе турында сораштык.

15 декабрьдә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Чәйне һәркем үзенчә эчә. Чәйне үз итмәүчеләр дә юк түгел. Халыкара чәй көне уңаеннан кемнең нинди чәйгә өстенлек бирүе турында сораштык.
Дания, 54 яшь: – Сөтле каты чәй эчсәм, баш авыртулары басылгандай була. Чәй эчмәсәм, җаныма урын таба алмыйм. Читкә чыгарга, шәһәргә барырга туры килсә дә, үзебезнең сөтле каты чәйне сагынып кайтам. Чәй эчсәм, хәл керә, кәеф күтәрелә, таулар күчерердәй көч сизәм. Әнкәйләр әйтмешли, ипи белән чәйдән аермасын Ходай!
Эльмира, 48 яшь: – Миңа чәйнең каты булуы мөһим түгел. Иң мөһиме – үлән чәе булмасын!
Бөтнек, мәтрүшкә һәм башка үләннәр салган чәйләрне яратмыйм. Әни дә шулай иде. Кешедә “сырланып” утырмыйм инде, яратмасам да, эчәм. Өйгә кайткач, үземчә ясаган чәй белән күңелне “басам”. Озак кайнаган чәйне яратмыйм, андый чәйдән мунча себеркесе тәме килә кебек.
Әлфизә, 45 яшь: – Каты итеп пешерелгән чәйгә куе сөт салып эчәргә яратам. Себердә яшәгәндә безнең сөтле чәй эчүебезгә аптырыйлар иде. Аларда андый гадәт юк, чәйне дә, кофены да сөтсез эчәләр. Безнең туганнар чәйне лимон белән яки җимеш салып эчәргә ярата, сөт салмый. Улым салкын чәй эчә, кайнар чәйне авызына да ала алмый. Һәркемнең үз зәвыгы!
Әлфия, 35 яшь: – Хәзер күпчелек “пакетиклы” чәй эчәбез, чөнки чәй пешерү мәшәкатьле.
“Пакетиклы” чәйнең сыйфаты аксыйдыр, бәлки, әмма тиз булуы ошый. Чәй пешереп, аны эчеп бетермичә түгәсе була бит. Бер пешергән чәйне кабат куллану зыянлы, дип әйтүчеләр дә бар. Элек гаиләләр ишле булган бит. Хәзер ике-өч кеше өчен чәй пешерәсе килми.
Гөлфия, 65 яшь: – Нинди чәй яратасыз дип инде, нинди булса да эчәм. Чәйгә аерым игътибар биргән юк. Миннән җиде яшькә зур апам чәйне күп итеп сөт салып эчәргә ярата. Гаиләсе дә шулай: ярты чынаяк чәйгә шулкадәр үк сөт салалар.
Миңа алай ошамый. Коры чәй күңелгә ятмый. Чәй янында тәм-том күбрәк булса, чәйне берничә чынаяк та эчә алам.
Рәзинә, 75 яшь: – Тимер чәйнектә кайнатылган чәйне яратмыйм. Ашны да эмаль савытта пешерәм. Нигә икәнен дә аңлата ал-
мыйм. Кайберәүләр берничә төр чәйне кушып пешерә. Шулай тәмлерәк янәсе. Кайсы чәйнең – исе, кайсының тәме чыга.
Рузилә, 42 яшь: – Каты итеп ясалган сөтле чәйне яратам. Шул ук вакытта соңгы арада яшел чәйгә өстенлек бирә башладым.
Яшел чәй “йомшаграк”, “җиңелрәк” кебек. Яшел чәй кан басымын төшерә. Ак, кызыл чәйләрне дә куллангалыйм.
Һәркайсының үз тәме. Иң мөһиме – чәй сыйфатлы, кыйммәтле булсын!
Гөлия, 28 яшь: – Һәр илдә чәй эчүнең үзләренә генә хас үзенчәлекләре бар. Төркиядә, мәсәлән, чәйне бәләкәй чынаяклардан эчәләр. Чәйләре дә бездәге кебек каты түгел. Хакасиядә чәйне тоз кушып ясаганнарын беләм. Үзбәкстанда чәйне касәдән эчәләр. Япониядә чәй эчү тантаналы чара дәрәҗәсенә куелган. Мин мөслимчә чәй эчәргә яратам – сөтле каты чәйгә өстенлек бирәм.


Сораштыруны Римма Афзалова үткәрде.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев