Студент тормышы кызыклымы?
25 гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтелә. Студент еллары – кеше гомеренең иң күңелле чоры. Бу вакытны кем генә сагынып искә алмый икән?! Бүгенге студентларга “Студент тормышы нәрсәсе белән кызык-лы?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек
25 гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтелә. Студент еллары – кеше гомеренең иң күңелле чоры. Бу вакытны кем генә сагынып искә алмый икән?! Бүгенге студентларга “Студент тормышы нәрсәсе белән кызык-лы?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Алия:
– Студент тормышы яңа ачышлар, яңа танышлар белән кызыклы. Үз тормышың белән үзең идарә итәсең. “Әти сүгәр”, “әни орышыр” дигән курку булмаса да, тормышың өчен җаваплылык үзеңдә булуын аңлыйсың. Әлмәт медицина көллиятендә укыйм. Алга таба югары уку йортында укыйсым килә. “Студентлар ял итәргә яраталар”, – диләр. Безнең уку йортында ялга вакыт калмый. Минем өчен студентның кызыклы ягы – лекцияләрне бергәләп язу, дәресләрне бергә эшләү мөмкинлеге. Тулай торакта яшәүчеләр бу нисбәттән бигрәк тә уңа.
Сабина:
– Мин Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем алам. Уку белән бергә эш тәҗрибәсен дә ныгытам, параллель рәвештә “Эфир” телекомпаниясендә эшлим. Студент тормышының кызыклы, күңелле мизгелләре бик күп. Ә иң рәхәте – мөстәкыйльлек белән җаваплылык хисләренең бергә кушылуы. Студент тормышы әле генә мәктәпне тәмамлаган балага хыялларын максатка әйләндерергә мөмкинлекләр бирә.
Гөлшат Галиева фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 24 гыйнвар саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев