Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Сатып алуны ничек башкарасыз?

Онлайн сатып алу бөтен дөньяда киң таралган практикага әйләнеп бара. Кемдер – уңайлылыгына (киң ассортимент, вакытны экономияләү), кайберәүләр бәяләрнең арзанрак булуына кызыгып ихтыяҗ булган әйберләрне интернет аша сатып ала. Төрле яшьтәге райондашларыбызга: “Сатып алуны ничек башкарасыз? Товарларны интернеттан кайтартуга ничек карыйсыз?” – дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Алинә, 16 яшь:
– Кием, аяк киемнәрен шәһәрдән эзлим. Вак-төяк кирәк-яракны интернет аша заказ биреп кайтартам. Интернет-кибетләрдә яңа төр кызыклы әйберләр чыгып тора, Мөслим кибетләренә алар соң кайта. Ә безнең бүген үк “модада” буласы килә.
Рәшит, 66 яшь:
– Мин онлайн кибетләрне дә, гомумән, акча түли торган карталарны да хупламыйм! Без яшь чакта акчаны тота да, эшләп таба да белә идек. Хәзерге буын шул телефоннарыннан әйбер табалар да: “Әти, акча күчер!” – дип кенә әйтәләр. Кибеткә барып, ошаган әйбереңне табып, шул товар өчен тере акча түләүгә ни тора!
Ралина, 24 яшь:
– Заман алга бара, без дә артта кала алмыйбыз. Көндәлек кирәк-яракны кибетләр буйлап эзләп йөргәнче, вакыт әрәм иткәнче, мин аларны интернет аша җыеп кайтартам. Хәзер бит бушка китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Киемне тотып карап, сыйфатын күреп бәяләмичә ала алмыйм. Мөслимдә азык-төлекне дә китереп бирү хезмәте эшләсә, шәп булыр иде! Минемчә, әлеге хезмәткә сорау зур булыр иде.
Илмира, 43 яшь:
– Авыл җирлегендә яшәгәч, кирәкле товарны, хәтта беренчел кирәк-яракларны табу да авыр. Интернет аша барысына да заказ бирергә була, тик игътибарлы булырга, мошенникларга эләкмәскә кирәк. Интернет-кибетләр вакытны экономияли һәм нервларны саклый. Балаларны, ирне ияртеп кибеттә йөрү үзара сүзгә килергә сәбәп булып тора.
Динар, 28 яшь:
– Интернет-кибетләрне, сайтларны ябып куйсыннар иде, хатын бөтен акчаны шунда тотып бетерә. Гел кирәк булмаган әйберләр кайтарта! Чир бит ул!
Фәнүзә, 58 яшь:
Сирәк булса да, интернет аша товарлар кайтартам. Иң мөһиме: башка кешеләрнең товарга бәяләмәсен укырга кирәк. Товарны килеп алу пунктыннан алганда, иренмичә, төргәкне ачып, сүтеп, тикшереп карагыз. Товар сыйфатлы булса да, транспортировка вакытында аңа зыян килергә мөмкин.
Алисә, 31 яшь:
– Интернеттан файдалана белгәндә, аның мөмкинлекләре чиксез. Авыл җирендә яшәсәк тә, интернет аша сатып алу Мөслимдә киң таралган. Үзем соңгы вакытта интернет аша балалар өчен төрле уеннар, кул эшләнмәләре сатып ала башладым.
Илшат, 39 яшь:
– Бәйрәмнәр алдыннан яисә “кара җомга” көнне төрле товарларга зур ташламалар була. Көнкүреш техникасы алыр өчен без шундый акцияләрне көтәбез һәм шәп товарларны интернет аша очсызга алабыз.
Гөлнара, 26 яшь:
– Безнең яшь балабыз бар, шуңа иркенләп кибеттә йөрергә мөмкинлегем юк. Памперсларны да интернет-кибетләрдән кайтартабыз. Хәзер бит булмаган даруларга да интернет аша заказ бирергә була. Күзәтеп торсаң, акцияле товарларны да табып була. Бу – азмы-күпме экономия. 
Зәлия, 29 яшь:
– Интернеттан балаларга, үземә берничә тапкыр киемнәр кайтарттым. Яңадан дус кызлар белән бергәләшеп заказ бирә башладык. Матур итеп киенәсе килә! Кибеттә әйбер кыйммәт, ә җыелышып алганда очсызгарак төшә. 
Булат, 25 яшь:
– Эш буенча һәрвакыт төрле инструментлар, машиналар өчен запас частьләр кирәк. Көн дә шәһәргә барырга вакыт юк, шуңа күрә товарны интернет аша кайтартам. Кирәкле товарны, Мөслим кибетләрендә булса, аннан да алам. Интернет аша әйбер кайтартмаган кеше юктыр инде. Иң мөһиме: заказ биргәндә башны югалтмаска кирәк. Хатын-кызларның күзләре кирәкмәгән әйбергә төшә.

Сораштыруны Рәмилә Сәләмова үткәрде.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев