Сабантуйны көтәсезме?
Милли бәйрәмебез Сабантуй якынлаша. Сабантуй сезнең өчен нинди бәйрәм? Райондашларыбызга шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек
Гөлүсә Хөсәенова:
– Сабантуй – шәһәр халкы өчен генә бәйрәм ул. “Гарадскуй”лар кайтып, ял итеп китә рәхәтләнеп. Авыл кешесе кайткан кунакны көйләп, ашатып, эчертеп алҗып туктый, бәйрәм кайгысы калмый. Бәйрәмнәрне бик өнәмим. Минем өчен ул – эш, туктаусыз чабу. Кешегә “килмә”, кайтма” дип тә булмый, килеп кергән кешене куып чыгара алмыйсың. Ә шәһәр кешесе әрсез ул. Авыл җире, Сабантуйлар алар өчен бик тансык. Бәлки, авыл кешесе үзе дә гаепледер, рәхәтләнеп ял итә дә белергә кирәк! Сабантуйны быел кеше көйләп түгел, башкалар кебек күңел ачып үткәрәсем килә.
Гөлнара Хафизова:
– Кечкенәдән үк бу бәйрәмне көтеп алам, иртән үк “тәмлүшкә”ләр пешерә башлыйм. Сабантуй алдыннан кунаклар кайта башлый. Ерак шәһәрләрдә гомер итүче туган-тумача, сыйныфташлар белән очрашабыз. Авыл җирендә Сабантуй бигрәк матур үтә бит ул! Әти белән әни һәрвакыт Сабантуйга дип яңа күлмәк, сандали алалар иде. Күршедә дүрт кыз яшәдек, дүртебез дә бәйрәмгә өр-яңадан киенеп чыга идек. Кызлар белән иртән үк урамга чыгып басабыз: кайсыбызның күлмәге матуррак, янәсе. Йөрәк кичтән үк алгысый, бәйрәм иртәсен көтә, яңа күлмәк белән дә мактанасы килә! Тәрәзәдән кешеләр үткәнен күреп: “Әни, әйдә инде, тизрәк бәйрәмгә барыйк, соңга калабыз”, – дип әйтә идек. Шул мизгелләр бүген дә күз алдында, рәхәт һәм матур истәлек булып саклана. Үзем дә әни булгач, әти-әнинең яңа кием алу традициясен без дә гаиләбездә булдырдык. Иртәгә бәйрәм дигән көнне, шәһәргә барып, балаларга яңа кием алып, киендереп кайта идек.
Фирая Дәминова:
– Сабантуй – минем өчен иң матур бәйрәмнәрнең берсе ул. Ел саен үзебезнең ишегалдын милли бәйрәмгә әзерлибез. Кичә тормыш иптәшем Наил, кисәсе, тигезлисе куакларны барлап, агач төпләрен йомшартып, су сибеп, эшне төгәлләп куйды. Күпфатирлы йортта яшибез, тормыш – уч төбендәге кебек. Чисталык мәсьәләсе аеруча актуаль! Сабантуйга дип бик күп кунаклар кайта. Без ясаган матур скверда фотога төшәләр. Кеше сөенгәнен күреп, үзебез дә куанабыз. Без кечкенә чакта Сабантуйга әткәйнең агач бортлы йөк машинасына, арбага төялеп бара идек: хезмәттәшләре дә, без бала-чага да сыя идек (әти хуҗалыкара төзелеш оешмасында шофер булып эшләде). Сабантуйны Расих абый алып бара иде. Бик оста комментатор, бөтен кешене исемләп белә иде. Берсендә әни капчык киеп йөгерү уенында катнашты: сикерә торгач, егылды. “Җәмилә апа, кулыңа тот та болгый-болгый чап, шулай булса беренче киләсең”, – дип, әнинең дә, безнең дә кәефне күтәргән иде Расих абый.
Фоат Садриев:
– Сабантуй – замандашларым белән очрашу, бер-беребезне барлау урыны. Күрешүләргә рәхәтләнеп дөнья хәлләрен барлау, ихластан сөйләшүләр дә сыя. Бер-беребезнең гаилә хәлләре, сәламәтлеге, тормышы турында гәпләшергә яратабыз. Сүз дә юк, безнең заман сабантуйларыннан хәзергеләре бик нык аерыла. Без яшь чакта бәйрәмнәр тыныч була иде. Халык һәрбер уенны тын да алмыйча, бергәләшеп күзәтә иде. Көрәшне әйтәсе дә юк! Ул төгәлләнмичә беркем дә урыныннан кузгалмый, ахыргача манзара кыла идек. Бөтен халыкның игътибары мәйданга тупланган булыр иде. Халык һәр уенда актив катнашты. Ә хәзер халык уеннардан читләште кебек. Без сугыш чоры балаларының бернәрсә күргәне юк иде бит. Сабантуй балалар өчен зур бәйрәм саналды. Бәйрәмгә ике ай алдан акча җыя башлый идек, әле юк бит ул, тиенләп җыеш. Кызыл кирпеч тә сугышкан булды, нинди эш очрый инде. Сабантуйда марҗа Марфа түтинең беләк буе берәр кыярын алсаң, синнән дә бәхетле кеше юк. Ул түти Чакмак сабантуена ат белән килә, агач мичкәдә кыяр утыра. Бер елны халык тозлы кыярны алып бетерде дә марҗа түти стаканлап кыяр суын сатты. Безгә витамин эләккәнмени, шул кычыткан белән керсә генә. Организм витаминга кытлыкны шул кыяр белән баскан, күрәсең. Ә Мөслимдә морс саталар иде. Аны да, акча булса, стаканлап алып эчә идек, тәме бүген дә авызда саклана төсле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев