Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сораштыру

Мөслимдә бәрәңге алу ничек бара?

Шушы сорау белән респондентларыбызга мөрәҗәгать иттек

Икенче икмәк – бәрәңгедән башка тормыш бармый шикелле.  Әле кайчан гына бәрәңге утыртып мәш килсәк, инде аны алыр вакыт та килеп җиткән. Кайберәүләр, башкалардан калышмыйбыз дип, яңгыр сибәләп торганда да бәрәңге ала, кемнәрдер “әбиләр чуагы”н көтә. Райондашларыбыз бәрәңге алырга җитешкәнме? 

Оксана:

– Бәрәңгене ел саен 1 сентябрьгә кадәр алабыз. Бу эшне өмә итеп, туганнар белән күмәкләшеп башкарабыз. Быел өченче бакча бәрәңге алдык инде. Кайнанам дүрт бакча бәрәңге алуда катнашты, күршебез Дилә апаларга да кереп булышырга җитеште. Башкалар ашыкмаса да, без яңгырга кадәр җитешергә иде, дип борчылабыз. Җир юеш булгач, черемәсә ярар иде дип, хафаланып ятканчы, алып бетерүең яхшырак. Быел да бәрәңге әйбәт чыкты, артыгын сатарга куйдык. Тик хәзер кеше бик сайлана, сарымы, тәмлеме, тарала торганмы, әйбәт сакланамы дип сорый. Бәрәңге сатып акча эшләп булмый. Кирәк дигәннәре дә алып китәргә атлыгып тормый, илтеп бирсәң генә алалар. Әле анысында да, күп дигәндә, бер капчык бәрәңге алалар. Сакларга кар базы булмагач, җитәрлек кенә калдырып, әрәм булмасын дип, артык бәрәңгене сатабыз инде.

Рәзинә:

– Быел бәрәңге уңышы нык сөендерде. Шөкер, алып бетереп, бу эш белән кулны чиштек. Бер череге дә булмады диярлек. Бәрәңге алу гына мәшәкатьле. Шәһәр кешеләре әзергә яшәргә өйрәнгән: сатып алырга да, кайтып булышырга да теләми. Бу кадәр утыртма, дип әйтүчеләр дә бар. Безнең бакча шактый зур мәйданны били. Болай да яртысында үлән үсә, анысын да чабып торырга кирәк. Бакча каралсын дип утыртабыз инде, хезмәте бик күп. Иренмичә эшләргә генә кирәк! Малларга бәрәңге пешерәм дисәң, утын күп китә. Вак бәрәңгене куярга урын юк, эре терлеге булган кешегә бирсәң, рәхмәткә генә алып китәләр.

Халидә:

– Бәрәңгене алдык. Безнең авылда бөтен кеше бәрәңгене алып бетерде диярлек. Мәшәкатьле зур эштән тагын бер елга котылдык. Зур апаның бакчасы бар әле! Җир әрәм булмасын дип, ел да сөрдереп, бәрәңге утыртабыз. Ике бакча тоту авыр булгач, ташландык хәлдә булмасын дип, сөрдереп, берничә елга танышларга биргән идек. Артларыннан чүпләрен дә җыештырмадылар. Быел, белдерү биреп, бакчаны башка кешеләр кулына тапшырдык. Мул уңыш алсалар, сөенәбез генә. Ташландык бакчалар болай да күп бит, агач-куаклар баса башласа, җиңеп булмый. Шуңа бакчаны буш тотасы килми.

Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.

Эльмира Галиева фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев