Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Мәңге яшә, Татарстаным!

30 август – Татарстан Республикасы көне. 1990 елда Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә. Республика көне күпмилләтле татарстанлылар өчен бердәмлек һәм дуслыкны гәүдәләндерә. Бу көнне республикабызның һәр районында зурлап билгеләп үтәләр. Татарстан Республикасы көне уңаеннан районыбыз яшьләренең фикерләрен сораштык.

Ксения Нәбиева,

Мөслим лицее директоры киңәшчесе:

– Мин – Чувашия республикасының Красноармейск авылы кызы. Мөслимгә килеп яши башлавыма дистә елдан артык вакыт узган. Еш булмаса да, туган ягыма кайтам. Ике республика арасындагы аерма зур. Татарстан Республикасы һәрвакыт аерылып торды. Ул башка республикалардан алда бара, анда һәрвакыт яңалыкларга урын бар. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәниятне үстерү, тел һәм милләтне саклау юнәлешләрендә шундый күп эш башкарыла! Республика җитәкчелеге һәр юнәлешкә аерым игътибар биреп, аларның дәвамлы булуын тәэмин итә. Республика көнендә без Татарстанга дан җырлыйбыз, аны олылыйбыз һәм шушы республикада яшәвебез белән горурланабыз. Җырларыбыз, биюләребез аша без милләтләр арасындагы дуслыкны, бердәмлекне һәм туганлыкны күрсәтәбез. Татарстаныбыз һәрвакыт шулай балкып яшәсен!

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев