Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Кичләрегез ничек үтә?

Кичләрен кайберәүләр китап укый, кемдер өй мәшәкатьләре белән мәшгуль – өй җыештыра, ашарга пешерә, балалары белән дәрес әзерли, кемдер дуслары белән ял итә. Райондашларыбыз нинди ялга өстенлек бирә?

Лилия Хәйбрахманова, 41 яшь:

– Кичне көтеп алам. Бик күп татарча мәхәббәт романнары сатып алган идем. Шуларны иркенләп укыйм. Шул китаплардагы геройлар өчен янып-көеп, аларның дөньясында яшәп алам. Элек китапханәдән яздырып алып та укый идек. Хәзер җаның теләгән китапны табып укырга була. Китап укырга бик яратам. Мөслим матбугат үзәгенә кайткан һәр китапны алып барырга тырышам. Күзләрем генә чыдасын дим!
Нәфисә Газизова, 72 яшь:

– Бәйләм белән утырам. Йон оекбашларны берничә пар бәйләп куям да, мунчага килгән саен оныкларыма биреп җибәрәм. Төрле бәйләм үрнәкләре белән кызыксынам. Берәр кешедә таныш түгел бизәк күрсәм, шуны отып калам да, кайту белән бәйләп карыйм. Балаларның кечкенә вакыттагы кофта-свитер- ларын да сүтеп бәйлим. Кул эшләре күңелне дә тынычландыра, ял да бирә.
Ринаф Сәлахов, 61 яшь:

– Һәр кичне диярлек телевизор каршында үткәрәм. Ир-атлар өчен махсус үткәрелүче телепрограммалар, хәрби техника белән кызыксынам. Тарихи һәм документаль киноларга өстенлек бирәм. Телевизор каршында утыру эшсезләр һөнәре дип уйласалар да, эштән арып кайткач, ир кешегә дә бераз ял кирәк. Телетапшырулар аша кешенең рухи дөньясы байый, яңалыклар аша теге яки бу өлкәдә тәҗрибә дә арта дияр идем.
Нәҗимә Ращупкина, 43 яшь:

– Соңгы арада кичләребез бик җанлы үтә. Михайловка авыл җирлегендә яшәүчеләр мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнаша.
Барысы 81 мең сум күләмендә акча һәм бик күп кирәкле әйбер җыелды. Бу акчага салфеткалар, балык консервалары, тушенка, тиз әзерләнә торган боткалар, куертылган сөт, чәй, кофе, оекбашлар һ.б. сатып алынды. Акчадан тыш, авыл халкы әйберләр дә алып килде. Балалар да читтә калмады: хәрбиләргә дип әзерләнгән һәр пар оекбаш эченә хатлар язып салдылар.
Гөлназ Җәлилова, 48 яшь:

– Башымны уйлардан ял иттерәм. Тынычлыкта утырырга яратам. Китап уку гадәтен торгызасым килә. Классик язучыларның кайбер әсәрләрен кабаттан укып чыгасым килә. Сүз запасын, сөйләм телен баету өчен китаплар уку бик кирәк. Бүгенге мәгълүмат ташкынында сүз байлыгы чикле. Матур сөйләшәсе, матур итеп аралашасы килә.
Рәзинә Исламова, 75 яшь:

– Кичләрен җиденче сыйныфта укучы оныгым белән хат язабыз. Бөтен ил буенча барган “Солдатка хат” Бөтенроссия акциясенә без дә бик теләп кушылдык. Улым хатларга үзе, хыяллары, мәктәп тормышы турында яза, бүген үз тормышларын куркыныч астына куеп, илебезнең тыныч киләчәген тәэмин итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерә. Балаларны хәрби- патриотик рухта тәрбияләүче мондый чаралар үсеп килүче буын өчен бик кирәк.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев