Җиләккә бардыгызмы?
Бу көннәрдә халык ярыша-ярыша җиләк җыйды
Даими төс алган яңгырлар да, “еланнар күп”, “аюлар бар” дип сөйләүләр дә куркытмады. Кемнең күпме җиләк җыюын ватсап статусларыннан да күрергә була. Райондашларыбыздан күпме җиләк җыюлары хакында сораштырырга булдык.
Зөлфия:
– Элек җиләк җыярга яратмый идем, хәзер туктый алмыйм. Кичә әни һәм дустым белән җиләккә бардык. Һәрберебез 8 литр җиләк җыйды. 8 литрны өч сәгатьтә тутырдык. Җиләк бик күп һәм эре, өлгергән вакыты. Черекләре дә очрый, әмма күп түгел. Җиләктән варенье ясыйм, болай да ашыйбыз. Җиләк җыйганда, берне авызга кабасың, икене чиләккә саласың бит инде ул. Шул рәвешле табигатьтә ял итеп, көч җыеп кайтасың.
Эльза:
– Җиләккә дип барган идек, гөмбә җыеп кайттык. Җиләк ашаучы юк бездә. Мунчадан соң чәй эчәргә әйбәт дип, җыябыз инде. Җиләккә барган булып, һава сулап, көч җыеп кайтабыз.
Наилә:
– Җиләк җыю – азартлы уен кебек: туктап булмый. Ирем белән ярыша-ярыша җыябыз. Җиләк җыя торгач, берсендә Казанчыга кадәр барып җиттек. Үзем өчен генә түгел, әни белән апаны җиләккә алып бару өчен дә йөрим, алар машина йөртми. Бер баргач, дару үләннәре дә җыеп кайтам. Чамбыр, ромашка, сары мәтрүшкә, юкә чәчәге җыйдым. Үләннәрне киптердем, җиләкне шул килеш туңдырдым, чөнки бездә варенье ашаучы юк.
Гөлнара:
– Быел җиләккә бармадым шул әле, чөнки узган елгы җиләк тә бетмәгән. Узган ел 8 чиләк җиләк җыйдык. Без җиләккә бер генә урынга йөрибез, 2 чиләк тутырмыйча кайтмыйбыз. Җиләккә ирем белән йөрим. Ул җыярга яратмый, миңа җиләк күп һәм эре булган урын эзләп, юл күрсәтеп, иптәш булып йөри. Чиләкне тутыргач, шуны чистарта тора. Җиләк җыярга бик яратам! Җиләккә баргач, мәтрүшкә, ромашка, әрем дә җыеп кайтабыз. Әремне мунча өчен җыябыз, аның исе тәмле.
Илфия:
– Элек, эшкә барганчы, иртүк торып, җиләк җыеп кайта идек. Хәзер андый азарт юк, бакча тулы җиләк-җимеш! Шулай да урманга барып, җиләк ашап, табигатькә хозурланып кайтасы килә. Җиләктән бигрәк дару үләннәре җыяр идем. Чамбыр, мәтрүшкә, клевер, ромашка, карлыган, кура җиләге яфрагы җыеп киптерәм. Салкын тигәндә, баш авыртканда, дарудан бигрәк, үзебездә үскән үләннәрнең ярдәме зур.
Роза:
– Җиләк җыярга яратмыйм мин, сабырлыгым җитми. Әнине алып бардым. Баргач, җыйдым инде. Җиләкне чөмләп, кышкылыкка катырып куйдым.
Ландыш:
– Җиләк җыярга яратам мин, күңелем белән күптән инде җиләктә. Кайтып кермәс идем! Тик быел җиләккә бара алмадым: вакыт юк һәм яңгыр ява. Мин җыясы җиләкләр череп бетә инде, дип борчылам. Табигатьтән көч алам, энергия туплыйм, матурлыкка сокланам, тынычланам, ял итәм. Җиләккә генә түгел, гөмбәгә дә йөрим, дару үләннәре дә җыям.
Сораштыруны Римма Афзалова үткәрде.
Гөлнара Закирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев